news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре билгеле булды

«Чәчмә әсәр» юнәлешендә - Алинә Хәбибуллина, «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Азат Якупов җиңүче дип табылды.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре билгеле булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырган «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре игълан ителде.

«Чәчмә әсәр» юнәлешендә Алинә Хәбибуллина, «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Азат Якупов лаек дип табылды. Шәриф Камал премиясенең «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Регина Хәмәтҗанова, Гөлназ Хәйретдинова һәм Алинә Габиева, Алсу Гыйлемшина, Алсу Сәгыйрова, Айсылу Батталова һәм Ралинә Гыймадиеваның эшләре «игътибарга лаек» дип табылган. Зилә Сабитова, Айзилә Абдрахманова, Алсинә Хаева һәм Айзирә Имамова Шәриф Камал әдәби премиясенең махсус бүләгенә лаек булды.

  • Әдәби премия ике юнәлешне үз эченә ала — хикәя, новелла, кечкенә повесть, нон-фикшн жанрларына караган татар телендәге проза һәм әдәби тәрҗемә. Чарада Татарстанның Арча, Мөслим, Кайбыч, Әлмәт, Актаныш, Саба, Буа, Кукмара районнарыннан эшләр килгәнлеге әйтелде.

«Проза» номинациясенә - 18 эш, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә 33 эш кабул ителгән. Тәрҗемә юнәлешендә рус, инглиз, алман, төрек телләренә тәрҗемә эшләре килгән. Азәрбайҗан теленә тәрҗемә ителгән эш конкурстан тыш каралган. Иң яшь катнашучыга — 15, иң өлкәненә 28 яшь. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, студентлар, журналист, табиб, укытучы, тел белгечләре дә бар.

«Әдәби премия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, проза жанрында язучы талантлы яшь авторларны ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын әдәби процесска юнәлтү максатларыннан гамәлгә куелды. Яшьләр белән әдәбиятыбызны, рухи мирасыбызны баетып, яңа проектлар эшләрбез дип өметләнәм», — диде Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар.

«Яшьләр арасында мондый премияләр уздыру әдәбиятыбызның киләчәге өчен мөһим. Хикәяләрнең барысын да рәхәтләнеп укып чыктым. Иң сөендергәне — әсәрләрнең саф әдәби татар телендә булуы. Икенчедән, бу Шәриф Камалның иҗатын искә төшерү, халыкка җиткерүнең бер юлы. Яшьләребезне аякка бастыру өчен кирәкле премия», — диде Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов фикеренчә, биредә утыручы балалар — мең еллык әдәбиятыбызны дәвам итүчеләр. «Татар милләтенең әдәби фонды бүген алтын бөртекләренә артып бара. Башкарылган эшләрегез белән татарлыгыгызны расласагыз, икенчедән, Шәриф абыегыз кебек, исемнәрегезне тарих битләрендә язып калдырасыз», — диде ул.

«Шәриф абыйның биографиясеннән күпчелек фактлар төшереп калдырылган. Мисал өчен, Муса Җәлил белән Шәриф Камалның дуслыгы ачылып бетмәгән. Алар әле Оренбургтан ук таныш була. Минем өчен бу йорт әдәби мәккә булып тора», — дип хатирәләрен искә алды Шәриф Камалның мирасын саклаучы туганы Эльза Шакирова.

Алга таба премия лауреатлары Шәриф Камалның эш өстәле янына утырып, «Лауреатлар китабы»нда үз тәэсирләрен калдырды. Алар өчен уникаль экспонат – Шәриф Камалга бүләк ителгән Дәрдемәнд каләме күрсәтелде.

Жюрида халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, язучы Галимҗан Гыйльманов, галимә Дания Заһидуллина, шагыйрь Ленар Шәех, язучы Ландыш Әбүдарова, шагыйрь Алена Кәримова, язучы Рөстәм Галиуллин, язучы Марат Кәбиров, тәрҗемәче Айдар Шәйхин һ.б. бар. Комиссия рәисе — ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, рәис урынбасары — Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100