news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Шәүкәт Биктимеров — «Нурлы карашы белән тамашачының йөрәгендә мәңгегә уелып калды»

Артист иҗатында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр карт образы аерым урын били. Әлеге роль өчен аңа 1979 елда РСФСРның Константин Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Шәүкәт Биктимеров — «Нурлы карашы белән тамашачының йөрәгендә мәңгегә уелып калды»
архив/Солтан Исхаков

Атаклы татар драма актёры Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Казанда укытучылар гаиләсендә туа. Балачагы Саба районы Миңгәр авылында уза. Әнисе Җәваһирә бәби тапканда дөнья куя. Шәүкәтнең әти-әнисе руханилар нәселеннән була, шунлыктан әтисе Хәсәнгә мәктәп-авылларны еш алыштырырга туры килә.

Хатыны вафатыннан соң Хәсән күпмедер вакыт улын берүзе тәрбияли, аннары өйләнә. Соңрак яңа гаиләдә кызлары Гөлназ һәм кече улы Җәүдәт туа. Әтисе авылда театр түгәрәген җитәкли, малай тәүге сәхнә тәҗрибәсен Миңгәр авылында үзләштерә.

1938 елда туганнан туган апасы — Татар академия театры актрисасы, ТАССРның халык артисты Галимә Ибраһимова яшь Шәүкәтне үз янына алдыра. Малай күп вакытын театрда үткәрә, шул рәвешле аның тәкъдире сәнгать дөньясына тәгаенләнә.

1949 елда Шәүкәт Биктимеров Казан театр техникумын тәмамлый һәм  Камал театрына эшкә алына. Ул әлеге театрга 60 ел гомерен багышлый һәм анда 150 дән артык роль уйный. Иҗатының башлангыч чорында ук төрле пландагы рольләрне башкарганда характерның үзенчәлекләрен табарга һәм образ психологиясенә үтеп керергә омтыла. «Чын артист булуыма беренче югары бәяне бөек татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина– Волжскаядан ишеттем», — дип горурланып искә ала ул. Аңа Лениннан алып Туктамыш ханга кадәр төрле образларны гәүдәләндерергә туры килә.

1965 елда Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Байтимер образы артист иҗатында борылыш чоры була. Анда ул үзенең иҗади мөмкинлекләрен тулысынча ачуга ирешә. Әлеге роль өчен аңа 1967 елда ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Ташкыннар» спектаклендәге — Нургали, Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт»ендәге — Тәлгать, Шәриф Хөсәеновнең «Әни килде» спектаклендәге — Ислам, Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендәге — Ишан, Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» әсәре буенча уйналган спектакльдәге Хәсән Акчурин һәм башкалар татар актерлык сәнгате хәзинәсенә керделәр. Шәүкәт Биктимеров казанышлары өчен 1968, 1970 һәм 1977 елларда ТАССРның, РСФСРның һәм СССРның халык артисты исемнәренә лаек була.

Артист иҗатында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр карт образы аерым урын били. Әлеге роль өчен аңа 1979 елда РСФСРның Константин Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Спектакль 30 елдан артык зур уңыш белән бара һәм Шәүкәт Биктимеров сәхнәдән киткәннән соң гына репертуардан төшерелә.

Бөек актёр шулай ук Г.Ахунов сценарие буенча Свердловск киностудиясенең «Хәзинә» фильмында (1975), Казан киностудияләренең «Күктау» (2004), «Зөләйха» (2005) фильмнарында, телевизион фильмнарда һәм спектакльләрдә экраннарга чыга, совет фильмнарын татар телендә яңгырата, аның тавышы радиода языла. Эшчәнлеге дәверендә ул элеккеге СССРның барлык шәһәрләрендә дә диярлек, шулай ук Финляндия һәм Төркия сәхнәләрендә чыгыш ясый.

2007 елда Шәүкәт Биктимеров Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы булып сайлана.

Ул 2012 елның 28 маенда вафат була, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.

2014 елда Миңгәр авылы китапханәсе каршында сәхнә даһиеның музее ачылды. 2016 елда Татарстанда Ш. Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варислары» халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-конкурсы гамәлгә куелды.

Шәүкәт Биктимеров катнашындагы спектакльләр милли театр сәнгатенең алтын фондына керде. Талантлы актер үзенең нурлы карашы һәм сихри елмаюы белән тамашачының йөрәгендә һәм күңел түрендә мәңгегә уелып калды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100