news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәфәгать Салиховны бүген туган ягында Азнакай районы Татар Шуганы авылында җирлиләр

Кичә кичке җиделәр тирәсендә Казаннан кайтып барганда, Шәфәгать Салиховның автомобиле агач төягән йөк машинасы артына килеп керә.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Танылган баянчы Шәфәгать Салихов бүген туган ягы – Азнакай районы Татар Шуганы авылында җирләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчы Ринас Әхмәтов хәбәр итте.

“Мамадыштагы моргтан Чаллыга “Тәүбә” мәчетенә алып кайттылар. Чаллы халкы белән озаттык. Азнакай районы Татар Шуганына алып кайтып җирлибез”, - диде ул. Мәрхүмне “Тәүбә” мәчетендә юганнар һәм аның рухына җеназа укылган.

Ринас Әхмәтов ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзенә таянып сөйләгәнчә, кичә 19 сәгать 15 минутлар тирәсендә Казаннан кайтып барганда, Шәфәгать Салихов агач төягән йөк машинасы артына килеп керә. “Тормоз юлы 15 метрлап булган дип әйтәләр”, - ди җырчы.

“Сәхнәдә дә, гаиләдә дә кешелекле, көләч йөзле кеше иде. Гаилә, балалар дип тырышты. Ул Казанда бер мәҗлестән Чаллыга тагын бер банкетка кайтып җитәсе булган”, - ди Ринас Әхмәтов.

  • Шәфәгать Салихов – җырчы Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы. 2018 елның 13 августында 60 яшьлек юбилеен үткәргән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100