news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Собянин Иннополисны Татарстанның иң гаҗәеп объекты дип атады

Мәскәү мэры Россия Дәүләт Советы Президиумының Татарстанда уза торган киңәйтелгән утырышында катнаша.

Сергей Собянин Иннополисны Татарстанның иң гаҗәеп объекты дип атады
Солтан Исхаков, tatarstan.ru

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Россиянең һәр төбәгендә талантлы кешеләр һәм галимнәр бар, әмма һәр төбәктә дә аларга үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен мәйданчыклар юк. Татарстанда мондый мәйданчык булып Иннополис шәһәре тора. Бу хакта бүген Татарстанда, Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышында катнашкан Сергей Собянин белдерде.

«Татарстанда иң гаҗәп объект- Иннополис. Һәр төбәктә талантлы кешеләр, галимнәр бар. Безнең ил талантлы кешеләргә бай, әмма бу кешеләр берләшә һәм уртак карарлар булдыра, эшли алырлык платформа булдыру бик мөһим», - диде Россия башкаласы мэры журналистлар.

Сергей Собянин Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышын Иннополиста үткәрү бу мәйданчыкның мөмкинлекләрен тагын да яхшырак ачып җибәрергә ярдәм итәчәген билгеләп үтте. «Монда безне, төбәк халкын борчыган проблемалар турында фикер алышып, уртак карарга килу өчен бөтен илдән җыелдык», - диде ул.

  • Иннополиста уза торган Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышы халыкның торак шартларын яхшыртуга һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга багышланган. Иртәгә аның эшендә Россия Президенты Владимир Путин катнашуы көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100