ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Сергей Собянин: Татарстанда без көткән карарлар өлешләп төзү тармагын җайга салуга бәйле

11 февраль 2019, 16:20 , Фото: tatarstan.ru

Сергей Собянин: Татарстанда без көткән карарлар өлешләп төзү тармагын җайга салуга бәйле Татарстан җитәкчелеге проблемалы йортларны төзеп бетерүгә юнәлдерелгән акчаларны контрольдә тоту өчен РФ казначылык системасын кулланырга тәкъдим итә.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Торакны өлешләп төзүдә катнашып алданган кешеләр проблемасы, торак төзелеше темпларын арттыру, авария фондын бетерү һәм уңайлы мохит булдыру - шушы өлкәләргә кагылышлы карарлар өстенлекле булып тора, диде Мәскәү мэры Сергей Собянин бүген Иннополиста узган РФ Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышында.

«Без көткән төп карарлар — торакны өлешләп төзү өлкәсен җайга салу белән бәйле мәсьәләләр. Бу проблема барлык төбәкләргә дә, шул исәптән Мәскәүгә дә кагыла. Безгә, ниһаять, алданган өлешчеләр һәм ташландык төзелешләр булмаслык итеп, акчаларны җәлеп итү механизмнарын табарга кирәк», - диде Сергей Собянин журналистларга.

Мәскәү мэры сүзләренә караганда, тораклар төзүне арттыру, авария хәлендәге йортлар фондын бетерү, уңайлы шәһәр мохите булдыру механизмнарына кагылышлы мөһим карарлар да күптәннән көтелә. «Бу төбәкләр компетенциясендә торган карарлар, ләкин безнең барлык карарларыбыз да федераль законнарга нигезләнә», — дип аңлатты Мәскәү мэры.

Сергей Собянин сүзләренчә, Иннополиста Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышын уздыру проблемалар буенча фикер алышу гына түгел, аларны хәл итү өчен адымнар ясау мөмкинлеге дә тудыра. «Монда Татарстанда без карарларны акрынлап дәүләт башлыгы дәрәҗәсендә кабул итү режимына күчәбез. Без сөйләшкән, без шөгыльләнгән проблемалар турында аңа җиткерү мөмкинлеге бар. Кабул ителерлек һәм гамәлгә ашырырлык карарлар эшләргә кирәк. Бу бик катлаулы һәм кызыклы бурыч», - дип фикерләре белән уртаклашты Мәскәү мэры.

Моннан элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проблемалы йортларны төзеп бетерүгә юнәлдерелгән акчаларны контрольдә тоту өчен Россия казначылык системасын кулланырга тәкъдим иткән иде. Республика башлыгы сүзләренә караганда, Россиядәге барлык төзүчеләрнең 30-50 проценты проектлы финанслау таләпләренә туры килми һәм әлегә эскроу-хисаплар белән эшли алмый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10