news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Кравцов чит илдә Россия мәгарифе стандарты буенча эшләүче мәктәпләр ачылуын әйтте

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, чит илләрдә илкүләм һәм Россия мәгарифе стандартлары буенча эшләүче мәктәпләр ачыла.

«Шундый мәктәпләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркмәнстан, Таҗикстан һ.б. илләрдә инде ачылган», - диде ул Бәшир Рәмиев исемендәге «ИТ-парк»та «Киләчәкне формалаштыру» Халыкара мәгариф министрлары форумының пленар утырышында.

Мәгариф министры Россиянең башка илләр белән балалар ялын оештыруда хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе, шулай ук Россиянең 34 педагогия университетының чит илдәге югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.

«Россия Мәгариф министрлыгы «Чит илләрдә Россия укытучысы» проектын киңәйтергә һәм әлеге проектны гамәлгә ашыруда кызыксыну күрсәткән илләргә рус теле укытучыларын җибәрергә әзер. Мәсәлән, 2023-2024 уку елында проектка Кытай, Венесуэла, Куба һәм Мисыр мәктәпләре кушыла», - диде ул.

Форум кысаларында Сергей Кравцов чит ил кунаклары өчен оештырылган күргәзмәне карады. Министр уку һәм методик әсбаплар, белем бирү процессын оештыру өчен материал һәм җиһазлар, яңа мәгълүмати технологияләр тәкъдим ителгән стенд, «Просвещение» АҖ әзерләгән яңа уку-методик комплектлары һәм мультибуклар – уку әсбаплары, «Артек» Халыкара балалар үзәге стенды белән танышты.

  • Форумга 31 дустанә ил делегациясе килде. Чарада барлыгы 101 чит илдән вәкил катнаша. Катнашучы илләр арасында Мисыр, Катар, Бразилия, Оман, Сенегал, Мали, Зимбабве, Үзәк Африка Республикасы, Сирия, Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Мьянма, Куба, Венесуэла, Беларусь, Әрмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан һ.б. бар.
  • Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра. Эшлекле программа барышында катнашучылар икътисадны үстерүдә мәгарифнең роле, сыйфатлы белем бирүнең уңайлылыгы, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү, башка илләрдә рус телен укыту турында фикер алышты. Алар үзләренең уңышлары белән уртаклашты, ике яклы хезмәттәшлекне җайга салу, Россиянең алдынгы мәгариф технологияләрен бәяләп, илебезнең мәдәни мирасы белән танышты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100