news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Кравцов: Без башка илләр белән мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга әзер

Сергей Кравцов: Без башка илләр белән мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга әзер
tatarstan.ru

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге «ИТ-парк»та «Киләчәкне формалаштыру» Халыкара мәгариф министрлары форумының пленар утырышында Россия мәгариф системасы кысаларында гамәлгә ашырылган уңышлы проектларны тәкъдим итте.

Ул башка илләрдәге коллегаларына мәктәп һәм урта һөнәри белем бирүне үстерү, тәрбия һәм балалар ялы системасын оештыру, педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләләрендә үзара хезмәттәшлекне үстерергә мөмкин булуын әйтте.

«Халыкара тикшеренүләр һәм халыкара олимпиадаларда катнашу буенча Россия дөньяда иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтә. Мәктәпкәчә белем бирү системасында балаларның гомуми саны - 7 миллионнан артык. Бездә 18 миллионга якын укучы, 40 меңгә якын мәктәп һәм 33 мең балалар бакчасы бар. Башка илләр белән тәҗрибә уртаклашырга әзербез. Форум кысаларында мәгариф өлкәсендәге казанышларыбыз турында гына сөйләмибез, башка илләрдәге тәҗрибә белән дә танышабыз», – диде ул.

Сергей Кравцов әйтүенчә, һәр илнең үзенең тәҗрибәсе бар. «Бер-береңә хөрмәт белән караганда гына дәүләтләр белем бирү сыйфатын күтәрә алачак. Без балаларның белем сыйфатын бәяләү чаралары технологиясе белән уртаклашырга әзер. Мәсәлән, Бердәм дәүләт имтиханы. Россия халыкара фән олимпиадалары өчен мәктәп командаларын әзерләүдә ярдәм итәргә әзер», - диде министр.

«Россиядә өстәмә белем бирү юнәлеше үсә, мәктәпләрдә спорт клубы, театр, музейлар ачыла, уку йортларында тәрбия буенча директор киңәшчеләре эшли. Тәрбия системасы – белем бирү процессының мөһим өлеше. Программаларда традицион кыйммәтләргә таянабыз һәм мәктәп укучыларын өлкәннәргә, кече һәм олы ватаныбызга, башка илләргә хөрмәт белән карауны тәрбиялибез», - дип билгеләп үтте мәгариф министры.

Ул Россиядә балалар өчен интернет системасы барлыгы турында әйтте. «Россия электрон мәктәбе» порталында 6 меңнән артык дәрес бар. Портал биш телдә эшли, аны теләсә кайсы телгә яраклаштырып була. Россиядә урта һөнәри белем бирү системасы үсеш ала. Мәктәпләрдә икътисад таләпләре буенча кадрлар әзерлибез, колледжларда укыту методикалары камилләштерелә. «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында колледжлар базасында 2,5 ел эчендә югары класслы белгечләр әзерләнә ала», - дип өстәде ул.

  • Форумга 31 дустанә ил делегациясе килде. Чарада барлыгы 101 чит илдән вәкил катнаша. Катнашучы илләр арасында Мисыр, Катар, Бразилия, Оман, Сенегал, Мали, Зимбабве, Үзәк Африка Республикасы, Сирия, Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Мьянма, Куба, Венесуэла, Беларусь, Әрмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан һ.б. бар.
  • Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра. Эшлекле программа барышында катнашучылар икътисадны үстерүдә мәгарифнең роле, сыйфатлы белем бирүнең уңайлылыгы, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү, башка илләрдә рус телен укыту турында фикер алышты. Алар үзләренең уңышлары белән уртаклашты, ике яклы хезмәттәшлекне җайга салу, Россиянең алдынгы мәгариф технологияләрен бәяләп, илебезнең мәдәни мирасы белән танышты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100