news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Киләчәкне формалаштыру» форумында мәгариф тармагы белән таныштырды

Миңнеханов «Киләчәкне формалаштыру» форумында мәгариф тармагы белән таныштырды
Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумында кунакларга Татарстанның мәгариф тармагы турында сөйләде.

«Мәгариф тармагының гомуми бюджеты 2010 елдан бирле җиде тапкырга артты, ул 120 млрд сум тәшкил итә. Бу шактый зур акча, без аны мәктәп һәм балалар бакчалары төзүгә, мәгариф оешмаларын ремонтлауга, аларны җиһазландыруга, программаларны гамәлгә ашыруга, кадрлар әзерләү системасын камилләштерүгә юнәлтәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Россия мәгарифенең аерылгысыз өлеше булып тарихи һәм рухи мирасны саклау, традицион кыйммәтләрне формалаштыру, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык тора. «Татарстанда 127 фәнни комплекс оешмасы бар. Алар ел тикшеренүләрне гамәлгә ашыра. Моның өчен 22,5 млрд сум акча бүлеп бирелә», - диде Татарстан Рәисе.

Ул республикада 45 югары уку йорты эшләвен, аларның халыкара рейтингта югары позициядә торуын әйтте. «143 мең студент барлык белгечлекләр буенча югары квалификацияле әзерлек ала. Югары уку йортларында 21 мең чит ил гражданы белем ала. Иң күп чит ил студентлары - Урта һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш илләреннән. Моннан тыш, Татарстан Үзәк Азия төбәкләре дәүләтләре белән хезмәттәшлектә алдынгы позициядә тора», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе мәгариф өлкәсендә чит илләр белән хезмәттәшлек турында 700дән артык килешү төзелгәнен әйтте. «Алар арасында: уртак белем бирү программалары, шул исәптән, диплом программалары, уртак фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, конференцияләр, симпозиумнарда катнашу, академик басма мәсьәләләрен оештыру бар», — дип билгеләп үтте ул.

«Яшь академикларга теләктәшлек белдерү йөзеннән, Татарстан Хөкүмәтенең «Алгарыш» грантлар программасы тормышка ашырыла. Ул яшь белгеч, галим һәм профессор-укытучылар өчен стажировка узу мөмкинлеге бирә. 2006 елдан бирле 5,5 меңнән артык шундый грант бирелде. Әлеге форум мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертер дип уйлыйм», - диде Миңнеханов.

  • Форумга 31 дустанә ил делегациясе килде. Чарада барлыгы 101 чит илдән вәкил катнаша. Катнашучы илләр арасында Мисыр, Катар, Бразилия, Оман, Сенегал, Мали, Зимбабве, Үзәк Африка Республикасы, Сирия, Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Мьянма, Куба, Венесуэла, Беларусь, Әрмәнстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан һ.б. бар.
  • Чараны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра. Эшлекле программа барышында катнашучылар икътисадны үстерүдә мәгарифнең роле, сыйфатлы белем бирүнең уңайлылыгы, яшьләр белән эшләү, балалар ялы, физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү, башка илләрдә рус телен укыту турында фикер алышты. Алар үзләренең уңышлары белән уртаклашты, ике яклы хезмәттәшлекне җайга салу, Россиянең алдынгы мәгариф технологияләрен бәяләп, илебезнең мәдәни мирасы белән танышты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100