Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Иванов: Татарстан флотын заманча суднолар белән тулыландыру яңа офыклар ача
Татарстан флотын заманча суднолар белән тулыландыру яңа офыклар ача. Бу хакта Татарстан Республикасында туризм сезоны турында матбугат конференциясе барышында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үтте.
«Татарстан флотын заманча суднолар белән тулыландыру яңа офыклар ача. Мәсәлән, Зөя утравы, Болгар һәм Тәтеш кебек төп туристлык үзәкләренә тизйөрешле шәһәр яны судноларында барып җитү мөмкинлеге булдырылды. Моннан тыш, төбакара тизйөрешле маршрутлар йөри. Быел Казан-Чабаксар-Түбән Новгород маршрутлары йөрде. Әлеге тизйөрешле судноларда Татарстанга Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Чувашия Республикасыннан 20 меңнән артык турист килде», – диде җитәкче.

Шулай ук Иванов әйтүенчә, елга маршрутларында килүче туристлар саны да күбәйгән.
«Татарстанда елга маршрутларында йөрүче пассажирлар агымы 2025 елның беренче ун аенда 24,3 процентка арткан. Казан, Зөя утравы, Болгар, Тәтеш, Алабуга, Чистай, Мамадыш кебек барлык круиз үзәкләрендә дә үсеш күзәтелде. Биредә круизлар, ягъни ике, өч һәм дүрт палубалы теплоходлар өлешендә генә түгел, Казан-Зөя, Казан-Идел, Казан-Тәтеш кебек экскурсия сәфәрләре өлешендә дә үсеш зур», – дип билгеләп үтте ул.
- Елга туристлык маршрутларын үстерү «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты бурычларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз