news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрьдән Казан–Хельсинки авиарейсы ябыла

Татарстан башкаласына ясалган авиарейслар Finnair компаниясенең финанс өметләрен акламаган.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Finnair авиакомпаниясе Казан–Хельсинки авиарейсын ябарга карар кылган. Әлеге мәгълүматны авиакомпаниянең матбугат хезмәтендә расладылар.

«Казанга соңгы рейс 15 сентябрьдә ясалачак», - дип хәбәр иттеләр Finnair авиакомпаниясендә.

Авиакомпания вәкиле сүзләренчә, Казаннан тыш, Екатеринбург һәм Самара рейслары да гамәлдән чыгарылган.

«Бу шәһәргә оештырылган рейслар Finnair авиакомпаниясенең финанс өметләрен акламады. Хәзер компаниянең ресурслары яңа юнәлешләргә (Порто, Бордо һәм Болонья) сарыф ителәчәк. Әлеге шәһәрләргә авиарейслар инде киләсе җәйдә үк ачылачак», - дип хәбәр иткән компаниянең матбугат сәркатибе Манти Вяятяйнен-Перейра Финляндиянең Yle телерадиокомпаниясенә.

  • 30 октябрьдән Казаннан Будапештка туры рейс ачылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100