news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сенегалдан хәләл ярминкәгә килгән Уми: Татарстан белән хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм

Сенегалдан хәләл ярминкәгә килгән Уми: Татарстан белән хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм
Энҗе Габдуллина

Казанның Агросәнәгать паркында ачылган Russia Halal Market та Сенегалдан килгән делегация үз продуктларын тәкъдим итте. «Калинка» рус мәдәнияте үзәге хезмәткәре Уми Татарстан белән Сенегал арасында элемтә ныгыр, дип өметләнә.

«Бу юлы азык-төлекләр алып килә алмадык, чөнки продуктны сертификацияләү кирәк. Ике илнең авыл хуҗалыгы министрлыклары аша сертификацияне башларбыз һәм Татарстан белән хезмәттәшлегебез алга таба дәвам итәр, дип ышанабыз. Сенегал продукциясен Татарстанга, Татарстанныкын Сенегалга кертергә телибез. Чөнки алмаш булган җирдә тәҗрибә дә, үзара аңлашу да булачак», – дип сөйләде Уми.

Алар Сенегал халкының кулдан эшләнелгән милли бизәнү әйберләре, кием-салым, аяк киемнәрен, тукымалар алып килгән. «Халыкны Көнбатыш Африка белән таныштыру өчен кечкенә үрнәкләр алып килдек. Кешеләр бик кызыксыналар», – ди Уми.

«Бары кулдан эшләнелгән әйберләр генә алып килдек.Сенегалдагы бизнесның 60 проценттан артыгын һөнәрчеләр алып тора. Бу бик зур базар, без үзебез кулланабыз һәм аны алга этәрергә телибез. Төсләр, киемнәр, башлыклар, чәчләр буенча стандартларны Сенегал алып бара. Мода белән кызыксынучы хатын-кызлар Сенегалга карый. Ул стильне без Татарстанга да кертергә телибез», – диде ул.

Сенегал кунаклары Казанга килүләренә шат булуларын һәм Казанның Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан төрлелеге белән аерылып торуын да билгеләп үттеләр.

«Миңа барысы да Казан матур шәһәр, дип әйттеләр. Тик үзең килеп карамасаң, аны әйтеп-аңлатып булмый. Сездә хәтта һава да үзенчәлекле. Аэропорттан чыккач, шәһәрдә булсак та, яшеллек исе килде. Мондый матур шәһәрләрне бик сирәк күрергә мөмкин. Мин Мәскәүдә дә, Питерда да мондый төрлелек күрмәдем», – дип уртаклашты Уми.

Агросәнәгать паркында урнашкан Russia Halal Market 17-21 май көннәрендә эшләячәк. Ул Казанда узачак XIV «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында эшли башлады. Ярминкәдә бары хәләл продукция сатыла. 

 

Фото: © Владимир Васильев 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100