news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда Halal Market ачуда катнашты

Хәләл продукция сата торган ярминкә 17-21 май көннәрендә Агросәнәгать паркында эшләячәк.

Рөстәм Миңнеханов Казанда Halal Market ачуда катнашты
Владимир Васильев

Казанның Агросәнәгать паркында Russia Halal Market ачылды.Ул 19-21 май көннәрендә Казанда узачак XIV «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында эшли башлады. Ярминкәдә бары хәләл продукция сатыла. 

Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда хәләл азык-төлек товарлары җитештерүчеләр саны 100дән артык булуын билгеләп үттте. 

«Бүгенге көндә Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Икътисадның бөтен өлкәләрендә дә хәләл индустриянең актив үсеше гаҗәп түгел. Безнең республикада гына да 100 дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче бар. Бу продукциянең якын һәм ерак чит илләргә җиткерелүе сөендерә. Аларның снаы 10-20 тапкыр күбрәк булырга тиеш, дип уйлыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәис ярминкәнең Агросәнәгать паркында оештырылуы халык өчен дә уңайлы булуын әйтте. «Биредә катнашучылар «Хәләл» стандартлары буенча җитештерелә торган ит, сөт һәм яшелчә продукциясен, кондитерлык эшләнмәләрен, шулай ук кием һәм сувенирларны күрсәтә һәм сата алачак», – диде ул һәм халыкны KazanForum кысаларында узачак башка чараларда да катнашырга чакырды.

Ярминкәдә Татарстан җитештерүчеләреннән тыш, Иран, Сенегал, Малайзия, Төркиядән килгән кунаклар үз продукцияләрен тәкъдим итә. Малайзиянең ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары JAKIM Сираджуддин Сухаими тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлеге тудырган өчен Татарстанга рәхмәтен белдерде.  

«Татарстанга биредә булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм һәм республикада урнашкан хәләл базар белән танышачакмын. Без үз тәҗрибәбез турында сезгә рәхәтләнеп сөйләячәкбез. Мин бу эшләнмәләр Россиядә хәләл индустриясе өчен файдалы булачак һәм дөньяда лаеклы урын алачак, дип ышанам. Россиядән дөнья базарларына экспортлана алырлык хәләл стандартлары буенча сертификатланган бик күп продукция бар, дип өметләнәм», – диде Сираджуддин Сухаими.

Ярминкәдә 17-21 май көннәрендә хәләл продукция сатып алып була. Биредә төрле товарлар белән 400дән артык сату ноктасы эшли. Кунакларга кондитер әйберләре, ит һәм сөт продукциясе, умартачылык продуктлары, эчемлекләр, БАДлар, төрле соуслар, кием һәм косметика, шулай ук халык иҗаты әйберләре һәм башка төр товарлар тәкъдим ителгән.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән барлык продуктлар төрле сертификацияләү оешмаларының хәләл сертификатларына ия һәм өстәмә рәвештә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тарафыннан тикшерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100