news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сембер милли активистлары Казанда тарихи урыннарда, музейларда һәм театрларда булды

Ульяновски татар милли-мәдәни автономиясе этнотуризмны җәелдерү, халык арасында популярлаштыру һәм татар халык йолаларын саклау буенча эш алып бара.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе этнотуризмны җәелдерү, аны киң катлам халык арасында популярлаштыру һәм татар халык йолаларын саклау буенча планлы эш алып бара. Шушы көннәрдә генә Сембернең бер төркем милли хәрәкәт активистлары Казанда булып, аның тарихи урыннарын карадылар, музейларда һәм театрларда булдылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Башта алар социализм музеена килде. Семберлеләрнең беренче булып монда керүенең ике сәбәбе бар. Беренчедән, Ульяновскиның үзендә дә, дөньядагы беренче социалистик дәүләт төзегән В.И.Ленин туган шәһәрдә, озакламый “СССР музее” ачылачак. Икенчедән, сәяхәткә килүчеләрнең байтагы шул социалистик дәүләттә туган һәм яшәгән кешеләр. Шуңа күрә шул көннәрнең матур хәтирәләрен кабат яңарту һәм хыялда гына булса да балачакка кайту өчен менә дигән урын бу. Семберлеләрнең чираттагы тукталышы ярты гасырдан артык бай тарихы булган А.М.Горький музеенда булды. Кичен семберлеләр Кәрим Тинчурин театрында тагын социализм чорының кайбер мизгелләрен чагылдырган спектакль карадылар. Ул 60-70 нче елларның танылган драматургы Хәй Вахитның “Туй алдыннан” драмасы иде", дип яза Рамис Сафин Ульяновскидан.

Әлеге хәбәрдән ачыкланганча, М.Горький музеенда экскурсияне танылган татар совет язучысы Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия ханым уздырган. Ул экскурсия тәмамлангач, язучы әтисе, аның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге хакында да шактый гына кызыклы, моңа кадәр ишетелмәгән хатирәләре белән дә уратклашкан. Кунакларга бүләк итеп заманында әтисенең иң яхшы әсәрләренең берсе “Яшәү белән үлем арасында” китабын һәм аның сүзләренә язылган җырлардан торган дискны бүләк иткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100