news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарларына багышланган күргәзмәне бер ай эчендә 5 меңгә якын кеше караган

«Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсенә Россиянең төрле төбәкләреннән киләләр.

Себер татарларына багышланган күргәзмәне бер ай эчендә 5 меңгә якын кеше караган
Рамил Гали

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеендагы «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсендә бер ай эчендә 5 меңгә якын кеше булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан Кремле музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев хәбәр итте.

«20 ноябрьдән бүгенге көнгә кадәр „Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр“ күргәзмәсен 5 меңләп кеше карады. Казаннан гына түгел, республикабызның төрле районнарыннан, Россия төбәкләреннән дә киләләр. Гаиләләр белән дә килүчеләр күп. Һәр дүртенче кеше — яшь тамашачы», — диде ул.

Илнур Низамиев сүзләренчә, күргәзмәгә килүчеләрне Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сакалыннан төшкән чәч бөртеге, Себер татарларының традицион костюмнары, зәркән бизәнү әйберләре кызыксындыра.

«Бәяләмә китабыннан күренгәнчә, күргәзмәне карарга дип махсус килүчеләр байтак. Кунаклар социаль челтәрләрдә фото һәм видеолар да урнаштыра», — дип сөйләде ул.

Исегезгә төшерәбез, 20 ноябрьдә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсе ачылды. Ул Төмән өлкәсе музейлары белән берлектә оештырылган. Экспозициядә Себер татарларының традицион киемнәре, зәркән бизәнү әйберләре, Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның этник үзенчәлекләрен чагылдыра торган фотодокументлар тәкъдим ителгән.

Төп экспонат — Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сакалыннан төшкән чәч бөртеге. Ул — Төмән музеенда инде йөз елга якын сакланган мөселман реликвиясе. Күргәзмә 2021 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100