news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеген күргәзмәдә тәкъдим иттеләр

Пәйгамбәрнең сакалыннан төшкән чәч бөртеге махсус колба һәм футлярга урнаштырылган.

Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеген күргәзмәдә тәкъдим иттеләр
Рамиль Гали

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда бүген ачылган «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» дигән күргәзмәнең төп экспонаты — Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакалыннан төшкән чәч бөртеге. Ул — Төмән музеенда инде йөз елга якын сакланган мөселман реликвиясе.

Пәйгамбәрнең сакалыннан төшкән чәч бөртеге XIX гасырда эшләнгән махсус колба һәм футлярга урнаштырылган.

Моннан тыш, күргәзмәдә XVII гасыр ахыры — XX гасыр башында барлыкка килгән гарәп, фарсы, госманлы һәм иске татар телләрендә язылган кулъязмалар һәм басма китаплар урын алган.

Исегезгә төшерәбез, күргәзмә 2021 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100