news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рособрнадзор мәктәпләрдә контроль эшләрне киметү эшен уздырды

Тиешле киңәшләр ил төбәкләренә уку елы башланганчы, август аенда җибәрелгән.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Рособрнадзор Россия мәктәпләрендә контроль һәм тикшерү эшләре санын оптимальләштерү буенча эш алып барган. Бу йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин биргән иде. 

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тиешле киңәшләр ил төбәкләренә уку елы башланганчы, август аенда җибәрелгән, дип яза РИА Новости.

Россия Президенты Владимир Путин Рособрнадзорга, Россиянең Мәгариф министрлыгына һәм төбәк хакимиятләренә мәктәпләрдә контроль һәм тикшерү эшләре санын киметергә йөкләмә биргән иде. Йөкләмәне башкару турында докладны дәүләт башлыгына 2022 елның 1 июленә кадәр тапшырырга кирәк булачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot