news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрендә контроль эшләр саны кимиячәк

Дәүләт башлыгы мәгариф учреждениеләрендә белемнәрне тикшереп тору методик яктан нигезләнгән булырга тиеш, дип ассызыклады.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Рособрнадзор, Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия мәктәпләрендә контроль һәм тикшерү эшләре санын киметүне тикшерәчәк. Ведомствога әлеге йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин кушты.

«Мәсьәләне эшләп бетерергә һәм гомуми белем бирү оешмаларында контроль һәм тикшерү эшләре санын киметүне тәэмин итәргә», — дип билгеләп үтелә Кремль матбугат хезмәте бастырган указ текстында.

Дәүләт башлыгы мәгариф учреждениеләрендә белемнәрне тикшереп тору методик яктан нигезләнгән булырга тиеш, дип ассызыклады.

Указны үтәү өчен җаваплы итеп Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков һәм Россия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100