news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ким Миңнуллин: Яшьләрдә кулъязмалар белән кызыксыну арта

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры яшьләрне җәлеп итү максатында мәгариф системасы белән элемтәдә булуларын да әйтте.

Ким Миңнуллин: Яшьләрдә кулъязмалар белән кызыксыну арта
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин электрон системалар ярдәмендә яшьләрнең кулъязмалар белән кызыксынуы артуын әйтте.

«Булган мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү юлларын эзләү безне электрон системага алып килде. Электрон проектларыбыз да бар. Бу — мәгълүматны халыкка җиткерүнең бер ысулы. Электрон системалар аша эшләгәндә, яшьләрнең кызыксынуы арта. Чөнки проектларыбызны мәгариф системасына да тәкъдим итәбез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне булды. Анда кунакларга Татарстан Фәннәр академиясе оешуга утыз ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Биредә кулъязмалар, борынгы Коръән коллекциясе, күптән түгел нәшер ителгән китаплар һәм башкалар урын алган



Галерея: «Мирасханә»дәге ачык ишекләр көненнән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100