news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XIX гасыр ахырында ясалган музыкаль тартмада «Карабай» көен тәкъдим иттеләр

Элеккеге музыкаль пластинкалардагы көйләрнең цифрлы форматы да әзерләнгән.

XIX гасыр ахырында ясалган музыкаль тартмада «Карабай» көен тәкъдим иттеләр
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә ачык ишекләр көне булды. Анда XIX гасыр азагында ясалган музыкаль тартмада «Карабай» көен тәкъдим иттеләр.

«Музыка белгечләре әйтүенчә, ул вакытта Россиядә татарлар мондый тәлинкәләрне үз куллары белән ясаучы бердәнбер халык булган. Башка халыклар өчен алар фабрикада эшләнгән. Ихтыяҗ булгач, безнең осталар аны үзләре эшләгән. Аннары почта буйлап таратканнар», — диде Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров.

Аның сүзләренчә, элеккеге музыкаль пластинкалардагы көйләр цифрлаштырылган.

«Бу тәлинкәләр быел цифрлы форматка күчерелде. Алар шушы елларда институтның фольклор җәүһәрләр сайтына урнаштырылачак. Аларны йөкләтеп алырга мөмкин булачак», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ачык ишекләр көне кысаларында кунакларга Татарстан Фәннәр академиясе оешуга утыз ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәне тәкъдим иттеләр. Анда кулъязмалар, борынгы Коръән коллекциясе, күптән түгел нәшер ителгән китаплар һәм башкалар урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100