Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәрҗани исемендәге Тарих институтына ябылу янамый, ул үсәчәк
Республика хакимияте фәнни-тикшеренү учреждениесе эшен көчәйтү ысулын эзли.
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтына ябылу янамый. Киресенчә, республика хакимияте аны үстерү юллары турында фикер алыша. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Мәрҗани исемендәге Тарих институтын бетерү күзалланмый. Институт һәрвакыт республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булды. Бүгенге көндә институтның нинди формада үсәчәге, аның эшен ничек көчәйтеп булуы турында фикер алышалар. Бары тик бу юнәлештә фикер алышу бара», — дип ышандырды Галимова.
Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында фәнни учреждениене ябуга әзерләү турындагы мәгълүмат пәйда булган иде. Мәгълүматны ТР Фәннәр академиясе президенты кире какты. Ул хезмәткәрләр мөмкин булган структур үзгәрешләрдән зыян күрмәячәк, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз