Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле, балаларны аеру өчен Татарстанда җиде мәктәпне яптылар
Минзәлә районында — өч, Лаешныкында — ике, Чирмешән һәм Зәй районнарында берешәр мәктәп ябылган.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручыларның санын арттырмас өчен, Татарстанда җиде мәктәп тулысынча ябылып тора.
«214 мәктәптә сыйныфлар читләштерелде. Минзәлә районында өч мәктәп, Лаешныкында — ике, Чирмешән һәм Зәй районнарында берешәр мәктәп балаларны аеру өчен тулысынча ябылды», — дип әйтелә Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат үзәге хәбәрендә.
Татарстан мәктәпләрендә бүген 751 укучы иртәнге фильтрдан үтмәгән. 1 сентябрьдән алып, андый укучыларның саны 37 671 булган. Республикада 466 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтры аша уза, диелә хәбәрдә.
Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән авыруның 412 яңа очрагы теркәлүе турында хәбәр иткән иде. Бу — пандемия башланганнан бирле республикада авыручыларның рекордлы саны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз