news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлектә теркәлгән ковид йоктыручылар саны буенча антирекорд куелды

Яңа ел башыннан бирле республикада коронавирус йоктыруның 4328 яңа очрагы теркәлгән.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда бер тәүлектә коронавирусның 412 яңа очрагы теркәлгән. Бу — пандемия башланганнан бирле республикада теркәлгән рекордлы күрсәткеч.

«2022 елның беренче атнасында күзәтелгән артуның дәвам итүен күрәбез. Беренче атнада ул 8 процентка артты, икенче атнада тагын 15 процентка һәм узганында 74,8 проценттан күбрәккә артты», — дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Үсү дәвам итәчәк, авыручылар саны артачак», — дип өстәде спикер. 

Яңа ел башыннан бирле республикада Covid-19 йоктыруның 4328 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, 2022 елның 28 гыйнварына пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 47 030 очрагы рәсми расланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100