news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин балалар бакчасына бәйрәмгә әти-әниләр килүне хуплады

Роспотребнадзор гаиләдән бер өлкән кешегә бала янына бәйрәмгә килергә рөхсәт итте.

Илсур Һадиуллин балалар бакчасына бәйрәмгә әти-әниләр килүне хуплады
Владимир Васильев

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең балалар бакчасында бәйрәмгә әти-әниләргә килергә рөхсәт бирүен хуплады. Бу хакта ул журналистларга әйтте.

«Балалар бакчаларында әти-әниләр катнашында бәйрәмнәр уздырырга Роспотребнадзордан рөхсәт алдык, бу яхшы яңалык дип саныйм. Әгәр Роспотребнадзор рөхсәт иткән икән, бер сорау да була алмый. Иң мөһиме — барлык таләпләрне үтәү», — диде Илсур Һадиуллин.

Ул Роспотребнадзор таләпләрен дә искә төшерде. Аерым алганда, бер бала янына бары тик бер олы кеше генә килә ала. «Бөтен гаилә белән төркемгә килергә кирәкми», — диде министр.  

Моннан тыш, бәйрәмгә килгән олы кешеләргә битлек кию, социаль дистанцияне саклау, бинага кергәндә температураны үлчәү мәҗбүри. Шулай ук биналар да эшкәртелергә тиеш.

«Министрлык бу мәгълүматны балалар бакчаларына җиткерәчәк һәм вазгыятьне контрольдә тотачак», — диде Һадиуллин.

  • Алдарак «Татар-информ» балалар бакчаларында бәйрәмнәрне аерым төркемнәрдә генә уздырырга ярый дип язган иде. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100