news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган бәйрәмнәрдә катнашырга рөхсәт иттеләр

Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.

Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган бәйрәмнәрдә катнашырга рөхсәт иттеләр
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Балалар бакчасында бәйрәмнәрдә аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый. Ата-аналарга аларда катнашырга рөхсәт ителә, әмма бакчага бер бала гына йөрсә, аның әтисе яки әнисе генә килергә тиеш.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдергәнчә, ата-аналар битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәргә, шулай ук термометрия узарга тиеш.

«Роспотребнадзор бер балага бер олы кешене чакырып, төркемнәр эчендә чаралар үткәрергә мөмкин дип саный. Әмма баланы озата килгән кешенең 60 яшьтән дә өлкәнрәк булмавы шарт. Алар термометрия үтәргә, кулларын антисептик белән эшкәртергә, бер кешегә туры килгән мәйдан 4 метрдан да ким булмаска тиеш, ә чарадан соң бүлмәне яхшылап җыештырырга кирәк», - дип хәбәр итте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, бакча мөдире төркемдә бәйрәм үткәрү мөмкинлеге турында үзе карар кабул итә. Әмма моның өчен учреждениедә теләсә нинди йогышлы авыру буенча карантин кертелмәве шарт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100