news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Мирзаһитов полилингваль укытучылар җитмәгән районнарны атады

Югары мәктәп деканы абитуриентның биш ел дәвамында килешү төзелгән мәктәптә эшләргә тиешлеген әйтте.

Рамил Мирзаһитов полилингваль укытучылар җитмәгән районнарны атады
Султан Исхаков

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов билингваль һәм полилингваль белгечләренең кайсы районнарга җитмәгәнлеген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Узган ел билингваль һәм полилингваль юнәлешләрендә белем алучылар Татарстанның 29 районыннан килде. Быел утыздан артык районнан килгәннәр иде. Шушы юнәлешләрдә хәтта чит республикаларыннан да укучылар бар. Шунысы гына бар: алар килешүне Татарстан мәктәпләре белән төзергә тиеш. Башкортстан районнары, Ижау, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Әгерҗе, Актаныш районыннан килүчеләр бар», — диде ул.

Декан билингваль һәм полилингваль юнәлешләргә укырга керүче абитуриентлар КФУга килгәнче үк Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының исемлекләр бирүен, барысының да теге яки бу мәгариф оешмалары белән килешүләре төзелгән булуын аңлатты. «Дүрт яклы килешүгә абитуриент, мәктәп һәм университет җитәкчелеге, ата-ана кул куя», — дип җавап бирде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Шушы нигездә, укып бетергәннән соң, студент кимендә биш ел нәкъ шушы мәктәпкә кайтып эшләргә тиеш. Шуңа күрә бу очракта бернинди дә куркырлык урын юк, аларның кайтып эшләрлек урыннары бар», — диде хәбәрчегә Рамил Мирзаһитов.



Галерея: Пресс-конференция о подготовке к приемной кампании в ИФМК КФУ 2020 года
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100