news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе юнәлешләрендә бюджет урыннары арткан

Югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, быел татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге бакалаврларга барлыгы кырык сигез бюджет урыны каралган.

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе юнәлешләрендә бюджет урыннары арткан
Султан Исхаков

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге бакалаврлар әзерләүдә бюджет урыннары артканын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Югары мәктәпкә кабул итү кампаниясен өч блокка бүлеп карап булыр иде. Беренчесе — милли кадрлар әзерләү, ягъни укытучылык белгечлеге. Педагогик белем бирү татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле дип атала. Балалар биш ел дәвамында ике төрле диплом алып чыгачак. Быел 25 бюджет урыны каралган (узган ел егерме урын булган — ТИ)», — диде ул.

Рамил Мирзаһитов «Филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешен дә билгеләп үтте. «Монда 23 бюджет урыны каралган. Шулай итеп, узган елда татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге бакалаврлар әзерләүгә 40 урын бирелгән булса, быел исә — 48 урын. Аллага шөкер, узган ел белән чагыштырганда бюджет урыны быел күбрәк», — дип белдерде ул.

«Татарстан Республикасы заказы нигезендә билингваль һәм полилингваль укытучылар әзерләү программасы эшләп килә. Алар киләчәктә татар, рус һ.б. телләрдә укыта алачак. Математика һәм информатика, математика һәм физика, тарих һәм җәмгыять белеме, башлангыч мәктәп укытучылары һәм башлангыч мәктәптә инглиз телендә укыту, музыка һәм өстәмә белем бирү белгечлекләре бар», — дип искәртте декан.

Декан сүзләренчә, быел читтән торып уку бүлегенә башлангыч мәктәп укытучылары һәм мәктәпкәчә тәрбия укытучылары программасына абитуриентлар илле урынга кабул ителәчәк. «Көндезге уку бүлегенә математика инглиз теле укытучысы, тарих һәм инглиз теле, башлангыч белем һәм инглиз теле, биология һәм инглиз теле белгечлекләренә абитуриентлар җыярга уйлыйбыз. Һәрберсенә 25 бюджет урыны билгеләнгән», — диде Мирзаһитов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100