news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләчәктә татар журналистикасыннан магистрлык программасы булдырылачак

Магистрлык программасына төрле уку йортларын тәмамлаган бакалаврлар килә алачак.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә киләчәктә татар журналистикасыннан магистрлык программасы булдырылачак. Бу хакта югары мәктәп деканы «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Кызганыч, бүген бездә журналистика белгечлеге буенча магистратура программасы юк. Әмма без киләсе елларда әлеге программаны ачарга планлаштырабыз. Иң элек бакалавриат юнәлешендә булдырып, эшләтеп җибәрү кирәк. Студентларның гамәли базасын булдырып, практикага йөрүләрен тикшерү мөһим. Киләчәктә аларның бу юнәлештә белемнәрен дәвам иттерүләрен тәэмин иттерү зарур», — диде ул.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов магистрлык программасын әзерләү эше башланганлыгын раслады. «Киләчәктә бакалавриат юнәлешендә журналистикада укыган кеше генә түгел, ә төрле уку йортларын тәмамлаганнар да әлеге программага килергә мөмкин», — дип ачыклык кертте ул.

«Кешенең язарга яисә телевидениедә журналист буларак эшләү сәләте бар икән, ул белемнәрен яктырта барырга да тиеш. Безнеңчә, чын профессионалларча якын килү булачак. Ул очракта татар журналистикасының да сыйфатын, дәрәҗәсен күтәрә алырбыз дип уйлыйм», — диде институт директоры.

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә журналистикага магистрлар кабул ителәчәк

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100