news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннан Әлфия Әсләмова: Татар теле кагыйдәләрен ТикТок аша укытам

Бөтенроссия «Туган тел» конкурсында укытучылар туган телне укыту алымнары белән уртаклашты.

Башкортстаннан Әлфия Әсләмова: Татар теле кагыйдәләрен ТикТок аша укытам
Михаил Захаров

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның Борай авылы 2нче гимназиясенең татар теле һәм укытучысы Әлфия Әсләмова яңа технологияләрне кулланып укытуын сөйләде.

«Татар телен тикток, инстаграм, вконтакте, телеграм, төрле дистанцион уку платформалары аша укытам. Укучылар шатланып кабул итә. Бу аларга кызык. Татар теле кагыйдәләрен шигъри, рэп формасына салып видео яздырам һәм тиктокка куям. Укучыларым да татар теленнән видео төшерергә тәкъдим итәм», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Мастер-класста ул дистанцион укыту технологияләрен татар теле, әдәбияты дәресендә һәм сыйныфтан тыш эшчәнлектә куллану темасын яктырткан. «Безнең мәктәптә рус, татар, башкорт һәм удмурт телләре укытыла», — диде Әлфия Әсләмова Бөтенроссия «Туган тел» конкурсы бүләкләү тантанасында.

Урта Әләзән авылы 1нче мәктәптә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Кленкова Пенза өлкәсенең күп авылларында татар теле укытылуын раслады. «Бу халыкның үзеннән дә тора. Бездә электән килгән гореф-гадәтләр саклана. Укучыларга традицияләргә карата мәхәббәт уятабыз. Татар теле дәресләрендә традицион булмаган алымнар да кулланам», — диде ул.

Асия ханым сигезенче сыйныфка инша темасын бирүне мисал итеп китерде. «Укучыларга теманы әйтеп кую кызык булмас иде. Тавыкларымны төшереп алган фотоны экранга куярга булдым һәм Пушкинның шигырен сөйләдем. Балалар иншага исемне үзләре уйлап чыгарып тәкъдим итте», — дип аңлатты укытучы.

Чаллының 37нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Биккинина дәресләрендә күбрәк критик фикерләү алымын куллануын әйтте. «Инсерт (уку һәм язу), логик фикерләү уеннарына нигезләнәм. Рус төркемнәрендә сөйләмгә басым ясыйм, диалоглар язабыз, монологлар төзибез һәм аны сөйлибез. Рус төркемнәрендә рус балалары гына түгел, татарча белмәүче балалар да бар», — диде ул.

Самараның Гали авылы урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Искәндәр Латыйпов сүзләренчә, мәктәптә барлык бала да татар телен укый. «Бүленеш юк. Русмы, таҗикмы, үзбәкме — һәр бала татар теле дәресенә керә», — дип сөйләде ул.

Искәндәр Латыйпов дәрестән тыш, театр студиясен дә алып баруын искәртте. «Балалар белән төрле сценарийлар әзерлибез, спектакльләр күрсәтәбез. Мастер-класста когнитив фикерләү технологиясенең интеллект картасын төзү темасына чыгыш ясап, тәҗрибәм белән уртаклаштым. Балаларны кызыксындырып торырга кирәк», — диде укытучы.

«Туган тел» конкурсының максаты — Россия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.

Конкурс «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Конкурсның читтән торып этабында Татарстан муниципаль районнарыннан 78 педагог һәм Россия төбәкләреннән 17 туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы катнашкан.

Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 17 татар теле укытучысы, 10 рус теле укытучысы, 6 чуваш укытучысы, 4 мари теле укытучысы, 2 мордва теле укытучысы (эрзя) һәм Россия төбәкләреннән туган (татар) теле һәм әдәбияты 10 укытучысы узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100