news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туган тел» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле булды — исемлек

Гран-при Азнакай шәһәре 7 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Шакировага бирелде.

«Туган тел» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле булды — исемлек
Михаил Захаров

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» конкурсының йомгаклау этабы уздырылды. Бүген җиңүчеләрнең һәм Гран-при иясенең исеме билгеле булды.

Гран-при иясе дип Азнакай шәһәре 7нче урта мәктәбенең татар төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Шакирова табылды.

Яр Чаллының 37нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Биккинина, Биектауның 4нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова, Чүпрәле районыннан чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Сердецева, Башкортстанның Борай авылы 2нче гимназиянең татар теле һәм укытучысы Әлфия Әсләмова җиңүче дип табылды.

Җиңүчеләргә 20 мең акчалата премия, Гран-при иясенә 30 мең премия һәм дипломнар тапшырылды.

Азнакай шәһәре 7нче урта мәктәбенең татар төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Шакирова Padlet онлайн-такта белән куллану мөмкинлекләре темасына һөнәри осталыгын күрсәтүен һәм Идел буе халыклары әсәрләренә буктрейлерлар — китапнамәләр ясау проект эшчәнлеге белән уртаклашканын әйтте.

Гөлназ Шакирова 26 ел укытучы булып эшләвен сөйләде. «Азнакайда татарлар күп. Укучыларыбыз бик теләп татар төркемнәре дәресләренә йөри. Араларында рус милләт кешеләре дә бар, аларда да татар теленә кызыксыну уянды», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Бу конкурста мин башка хезмәттәшләремнең дә эш тәҗрибәсен күрдем, үз практикамда кулланырмын дип уйлыйм. Проект эшчәнлегенә бишенче сыйныф укучыларын алдым, эш төркемләп башкарылды. Кемдер әдәби әсәргә рәсемнәр, аудио-видео материал сайлады, кемдер сценарий язды. Мәгълүматлар җыелгач, буктрейлерлар ясадык. Без моны дәрестән тыш эшчәнлектә эшлибез», — диде Гран-при иясе.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, әлеге бәйге 2012 елдан уздырыла, аның төп максаты — телгә мәхәббәт тәрбияләү, аны хөрмәт итәргә өйрәтү. «Төбәкләрдән укытучылар бирегә сөенеп килә. Бергәләп аралашып, бер-берсе белән фикер алышалар. Иң мөһиме — телгә булган мөнәсәбәтне тоеп китәләр. Бу мәхәббәтне укучыларына җиткерәләр. Телләрнең күптөрлелеге — байлыгыбыз», — дип сөйләде ул. 

Конкурс «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Конкурсның читтән торып этабында Татарстан муниципаль районнарыннан 78 педагог һәм Россия төбәкләреннән 17 туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы катнашкан.

Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 17 татар теле укытучысы, 10 рус теле укытучысы, 6 чуваш укытучысы, 4 мари теле укытучысы, 2 мордва теле укытучысы (эрзя) һәм Россия төбәкләреннән туган (татар) теле һәм әдәбияты 10 укытучысы узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100