news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Әдәбиятны белмәгән кеше татар әдәбияты бармы дип сорый

«Мин татар әдәбиятының киләчәгенә өмет белән карыйм», — ди филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов.

Әлфәт Закирҗанов: Әдәбиятны белмәгән кеше татар әдәбияты бармы дип сорый

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Гадәттә, татар әдәбияты бармы дип әдәбият белән якыннан таныш булмаган кеше сорый. Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов «Татар әдәбияты тарихы» хезмәтенең җиденче томын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә шундый фикерен әйтте.

«Язучы иҗатын алдагы буын төгәлрәк бәяли. „Бүген иҗат иткән авторлар 15-20 елдан укучы өчен кызык булырмы?“ дигән сорау туа. Гадәттә, „Татар әдәбияты бармы?“ — дип әдәбият белән якыннан таныш булмаган кеше сорый. Әдәби бәйгеләрдә йөзләгән кеше катнаша. Дөрес, татар мәктәпләренең саны кимүе әдәбиятның кысылуына китерә. Әмма мин татар әдәбиятының киләчәгенә өмет белән карыйм», — ди Әлфәт Закирҗанов.

Филология фәннәре докторы сүзләренчә, татар журналларында яшь авторларның иҗатына киңрәк урын бирергә кирәк.

«Акыллы, әзерлекле укучыларыбыз, шәхесләребез бар. Алар, әдәбиятка килеп, үзләренең беренче хикәяләрен, шигырьләрен иҗат итә», — ди Әлфәт Закирҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100