news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар әдәбияты тарихы» хезмәтенең җиденче томына тыелган темалар да кергән

Китапларның тиражы — 1500 данә.

«Татар әдәбияты тарихы» хезмәтенең җиденче томына тыелган темалар да кергән

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Татар әдәбияты тарихы» хезмәтенең җиденче томын тәкъдим итте. Әлеге томга тыелган темалар да кергән. Бу хакта китапны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина хәбәр итте.

«Җиденче том үз эченә 1986-2000 елларны ала. Бу гаять кызык дәвер. 1986 елда үзгәрешләр чоры башлана. Ачыклык килә, цензура бетә, яшерен әйтелгән фикерләрне ачык әйтү мөмкинлеге туа. Үзгәрешләрнең берсе — әдәбиятка тыелган темалар үтеп керә. Бу елларда шәхес культы, совет чорын тоталитар режим буларак бәяләү, Бөек Ватан сугышы, милләт язмышы, милли проблематика һәм башка темалар күтәрелгән», — диде Дания Заһидуллина.

Әлеге хезмәт, Татарстан Хөкүмәте куйган бурыч буларак, «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителә.

Китап югары уку йортларына, мәктәпләргә, техникум һәм училищеларга, китапханәләргә җибәреләчәк. Аның тиражы — 1500 данә.

«Җиденче томда Аяз Гыйләҗев, Фәнис Яруллин, Ибраһим Сәлахов, Нурихан Фәттах, Мөхәммәд Мәгъдиев, Миргазиян Юныс, Тәуфик Әйди, Мәдинә Маликова, Айдар Хәлим һәм башка авторларның иҗаты чагылдырылган. Кемнәрне кертү соравы даими бәхәс уята», — диде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100