Татарстан 200 дән артык студент күп телле мохиттә эшләүче укытучы булырга әзерләнә

Кадрларга ихтыяҗ булган предмет укытучысы белегечлегенә укучы студентларга стипендия түләнә.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан югары уку йортларында бүген 237 кеше күп телле мохиттә эшләячәк мәктәп укытучысы булырга әзерләнә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Ул 2016 елдан Татарстанда белгечләр җитмәгән предметлар буенча булачак укытучыларга стипендиаль ярдәм проекты гамәлгә ашырылганын искәртте. Бу, беренче чиратта, авыл җирлекләре өчен. «Бүген КФУ һәм Алабуга институты базасында белем алучы 617 студент әзерләнә, шулардан 237 кеше — күп телле мохиттә белем бирү программалары буенча укый» — диде министр.

Ул милли мәгариф, татар телен саклау һәм үстерү өчен кадрлар Минзәлә һәм Арча педагогика көллиятләре ресурс үзәкләрендә әзерләнгәнен билгеләп узды.

Министр сүзләренчә, ихтыяҗлардан чыгып, ел саен әзерлек юнәлешләре үзгәрә. Мәсәлән, башлангыч сыйныф/чит телләр; математика/чит телләр; тарих/чит телләр; биология/чит телләр. Сессияне уңышлы тапшырса, барлык катнашучылар республика бюджетыннан 15 мең сум күләмендә айлык стипендия ала. Студентлар вуз дипломы алгач, үз юнәлеше буенча биш ел эшләргә тиеш.