news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ихтыяҗ зур булган предмет укытучылары исемлеге билгеле

Соңгы биш елда республикадагы югары уку йортларында бюджет урыннары 29 процентка арткан.

Татарстанда ихтыяҗ зур булган предмет укытучылары исемлеге билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген мәгариф тармагында, шул исәптән авыл җирлегендә, иң күп вакансияләр математика, рус теле, физика, химия, биология предметлары, башлангыч сыйныф укытучыларына туры килә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы кадрларга ихтыяҗга анализ ясауга зур игътибар бирә. Елга ике тапкыр педагогларга ихтыяҗ буенча мониторинг уздырабыз», — диде министр.

Ул Татарстанда һәр укытучы үз предметын бик яхшы белергә, һәм укучыны көндәшлеккә сәләтле итү өчен, кирәкле педагогик компетенцияләре булырга тиешлеген искәртте.

«Вузларда педагогик кадрлар әзерләнә, республикада бу юнәлештә барлыгы 15 мең студент белем ала. КФУ, аның Алабуга институтына һәм Яр Чаллы педагогика университетына шушы контингент студентларының 90 проценты туры килә. Соңгы елларда педагогик белгечлекләрдә укучылар саны арта. Соңгы биш елда бюджет урыннар 29 процентка артты, көндезге бүлектә урыннар — 18 процентка, читтән торып уку бүлегендә 41 процентка артты», — диде Илсур Һадиуллин.

Ул 2021-2021 уку елында алты һөнәри белем бирү йортында ун белгечлек буенча 5525 кеше белем алганын әйтте. Аларның 85 проценты эшкә урнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100