news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы «татар» төшенчәсенең урта гасырларда төрле мәгънәдә кулланылуын аңлатты

Вадим Трепавлов әйтүенчә, урта гасыр китапларын төзүчеләр XVI–XVII гасырларда «татар» төшенчәсен сирәк телгә алган.

Тарихчы «татар» төшенчәсенең урта гасырларда төрле мәгънәдә кулланылуын аңлатты
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре доценты Вадим Трепавлов «татар» төшенчәсе урта гасырда төрле чыганакларда күп тапкыр телгә алынуын әйтте һәм аны төрле мәгънәдә кулланылган дип фаразлады.

«Татар атамасының этноним буларак ни дәрәҗәдә кулланылуы билгесез. Рус һәм Европа халкы „татар“ дип күпсанлы кабиләләрне һәм сәяси бергәлекләрне атый. Дәлил өчен фондта Көнбатыш Себердә яшәгән Себер солтаны Күчүкнең (Күчем ханның оныгы) 1668 елда патша Алексей Михайловичка язган хатын таптык. Ул анда „биз татарның“ дип яза», — ди галим.

Галим урта гасыр китапларын төзүчеләренең XVI–XVII гасырларда «татар» төшенчәсен бик сирәк кулланганнарын искәртте.

«Мәсәлән, үзбәк тарихчысы Үтәмеш-Хаҗи „татар“ сүзен кавем-җәмәгать мәгънәсендә куллана. Гәрәйләр Кырым ханнары династиясендә „татарлар“ XVII гасырдан ногай һәр черкеслар белән бергә телгә алына: „барча татарның, сансыз күб татарның“ һ.б», — диде ул Сәйф Сараиның 700 еллыгына багышланган халыкара конференциядә.

Вадим Трепавлов татар сүзе монгол атамасының синонимы буларак та кулланыла ала дип саный. «XIII гасырдан бу ике төшенчә бер мәгънәне аңлаткан. Бу очракта Күчем солтаны татар сүзен этноним буларак түгел, бәлки, Алтын Урданың иң затлы нәселләрдән булуын аңлаткандыр», — дип фаразлады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100