news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

175 нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар вакыты үзгәрмәячәк

Бүген Татарстанда матәм көне итеп игълан ителде.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанның 175 нче мәктәбенең чыгарылыш сыйныфлары өчен имтихан вакытлары үзгәрмәячәк.

«Имтиханнар 24 майда башлан. Имтиханнарда бернинди үзгәрүләр булырга тиеш түгел. Бу мәктәп укучылары бөтен программаны да үзләштерде. БДИ үткәрү пунктлары да шулай ук саклана», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә.

Ремонт эшләре беткәнче 175нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары 171 һәм 174 нче мәктәпләрдә укып торачак.

«Уку эшчәнлеге туктатылмаячак. Укуның формалары гына үзгәрәрчәк. Бу дистанцион уку, консультацияләр, шәхси консультацияләр дә булырга мөмкин», — дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100