Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
175 нче мәктәпнең 9, 11 сыйныфлары башка мәктәпкә күчерелә, калганнар дистанцион укый
«Мәктәпне тиз арада ремонтлап, укыту эшчәнлеген торгызырга тырышачакбыз», — диде Ләйлә Фазлыева.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанның 175 нче мәктәбенең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары башка мәктәпләргә күчереләчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында атыш вакытында зыян күргәннәргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.
«Әлеге мәктәпнең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары вакытлыча 171 һәм 174 нче мәктәпләрдә укып торачак. Калган сыйныфларда уку дистанцион форматта булачак. Мәктәпне тиз арада ремонтлап, укыту эшчәнлеген торгызырга тырышачакбыз», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Бүген Казандагы барлык мәктәпләрендә дә дәресләре үткәрелми. Балалар бакчалары гадәти режимда эшлиләр.
- Кичә Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә атыш вакытында 9 кеше һәлак булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз