Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамил Мирзаһитов: Реклама өлкәсендә татар телле белгечләргә ихтыяҗ зур
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» программасы ачыла.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сүзләренчә, татар телле реклама белгечләренә ихтыяҗ зур.
«Зур оешма, холдингларга реклама өлкәсендәге белгечләр бик кирәк. Бу өлкәдә татар телле белгечләр әзерләнми, дип безгә министрлыклар да мөрәҗәгать итте. Җавап итеп без „Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә“ юнәлешен ачтык. Реклама өлкәсендә татар телле белгечләргә ихтыяҗ зур. Татар балалары безгә килер дип өметләнәм», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Декан сүзләренчә, белгечләр билингваль һәм полилингваль система буенча белем алачак.
Татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова сүзләренчә студентлар реклама һәм PRны төрле яклап өйрәнәчәк.
«Филологик яктан текстны дөрес язу, тәкъдим итү өйрәнелә. Реклама ясау төрле яктан карала: график программаларда эшләү, төс психологиясен өйрәнү. Курсның бер өлеше бренд булдыру һәм оешмалар белән элемтә коруга багышланган, шулай ук ивент чаралар үткәрү программага кертелгән. Без күпкырлы белгеч әзерлибез, ул копирайтер, PR-белгеч һәм дизайнер булып чыга», — дип сөйләде ул.
Ул бүгенге көндә Татарстанда татар телендә реклама эшли белүче белгечләрнең аз булуын ассызыклады.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Ачык ишекләр көне булды. Абитуриентлар блогерлар һәм реклама өлкәсендәге белгечләр белән очрашты.
Галерея: Филология институтының Ачык ишекләр көненнән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз