news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филология институтында реклама өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен яңа программа ачыла

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Ачык ишекләр көне узды.

Филология институтында реклама өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен яңа программа ачыла
Михаил Захаров

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә реклама өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча яңа программа ачыла.

Институтта 2022 елгы кабул итү кампаниясе башланды, бүген анда Ачык ишекләр көне уза. Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов абитуриентларны институтның эшчәнлеге белән таныштырды һәм яңа программалар турында сөйләде.

«Рус теле өлкәсендә лингвистика юнәлешендә „Русский жестовый язык: теория и практика перевода“ дип аталган программа ачыла. Икенче яңа программа — „Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр“. Ул тулысынча яңа программа, бүгенге көндә ул белгечләргә ихтыяҗ зур. Рус һәм татар теле филологиясе белән кызыксынучылар өчен дә яңа программа ачабыз», — диде ул.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов үзләрендәге юнәлешләр белән тулырак таныштырды.

«Без беренче тапкыр копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр программасына студентлар җыябыз. Билгеле бер товарны яки хезмәтне сату өчен реклама ясау өлкәсендә белгечләр әзерләячәкбез. Анда текст белән генә эшләү түгел, видео, дизайн ясау да булачак, чөнки реклама бар яктан дөрес булырга тиеш», — ди ул.

Югары мәктәптә татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә ике группа җыялар. «Берсе — педагогик белем, татар теле әдәбияты һәм рус теле. Бу — яңа программа. Икенче төркем татар теле, әдәбияты һәм журналистика программасына җыела. Ул „Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте белән берлектә эшләнелде», — ди ул.

Аннан кала билингваль һәм полилингваль педагогларны әзерләү буенча төрле профильләргә 25әр кешедән торган биш төркем җыела. Бу программалар буенча укыган студентлар дәүләт хисабына белем ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100