news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 майда Казан мәктәпләрендә дәресләр булмаячак

Әлеге фаҗигагә бәйле рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 12 майны матәм көне дип игълан итте.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Екатерина Андреева). Иртәгә, 12 майда, Казан мәктәпләрендә дәресләр булмаячак.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, республика Президенты йөкләмәсе белән Татарстандагы барлык белем бирү учреждениеләрендә тикшерү үткәреләчәк. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановның уку йортларында иминлек чараларын көчәйтүне бурыч итеп куюын әйтте.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында сигез кеше һәлак булган, 21 кеше хастаханәгә озатылган. Әлеге фаҗигагә бәйле рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 12 майны матәм көне дип игълан итте.

Россия Президенты Владимир Путин да Казан мәктәбендәге атыш вакытында һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot