news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Фәнни үзәге директоры Татарстанда академик фән үзәге төзергә кирәк дип саный

Россия Фәннәр академиясе академигы Олег Синяшин Казан Фәнни үзәгенең 75 еллыгы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

Казан Фәнни үзәге директоры Татарстанда академик фән үзәге төзергә кирәк дип саный
tatarstan.ru

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан Фәнни үзәге директоры Олег Синяшин Татарстанда заманча академик фән үзәге төзергә кирәк дип саный. Россия Фәннәр академиясе академигы Олег Синяшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан шундый үзәк төзүне сорады. Бу турыда ул Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәгенең 75 еллыгын бәйрәм итү тантанасында әйтте.

«Рөстәм Нургалиевич, соңгы ун елда, күп очракта сезнең инициатива буенча, Татарстанда зур инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылды. Бу — „Иннополис“, уникаль спорт корылмалары, мәгариф һәм медицина үзәкләре. Чыннан да алтын булган бу фондны заманча академик фән үзәге белән тулыландыру яхшы булыр иде», — диде Синяшин, Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп.

Академик фикеренчә, галимнәргә, инженерларга, технологларга, фәнни эшмәкәрләргә, аспирантлар һәм студентларга юнәлтелгән мондый үзәк төзү «төбәктә фән үсешенә зур импульс бирер, Россия һәм чит ил галимнәрен республикага җәлеп итәр иде».

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәге республиканың алдынгы предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итеп, «фәнни-мәгариф циркуляр икътисад үзәген төзүдә актив катнашачак», дип ышаныч белдерде. Бу хакта ул Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәгенең 75 еллыгына багышланган тантаналы чарада котлау чыгышында әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100