news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан Фәнни үзәген 75 еллыгы белән котлады

Татарстан Президенты Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәгенә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Казан Фәнни үзәген 75 еллыгы белән котлады
tatarstan.ru

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәге республиканың алдынгы предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итеп, «фәнни-мәгариф циркуляр икътисад үзәген төзүдә актив катнашачак», дип ышаныч белдерде. Бу хакта ул Россия Фәннәр академиясенең Казан Фәнни үзәгенең 75 еллыгына багышланган тантаналы чарада әйтте.

«Яңа фәнни-мәгариф үзәгенең эше циркуляр икътисад принциплары буенча Татарстанны фәнни-технологик яктан һәм кадрлар белән тәэмин итүгә һәм үстерүгә, экологик яктан яңа сыйфат параметрлары булган продуктлар, технологияләр һәм хезмәт күрсәтүләр исәбенә төбәкнең дөнья базарларында урының киңәйтүгә юнәлдерелгән», — диде Татарстан Президенты.

Казан фәнни-тикшеренү үзәге коллективын бәйрәм белән котлап, ул Бөек Ватан сугышы елларында Казан галимнәре һәм СССР Фәннәр академиясе институтлары хезмәткәрләре уртак тикшеренүләр үткәргәндә үзәккә нигез салынуын искәртте. Бүген Казан фәнни үзәге — Россиядәге иң зур күп профильле академик оешмаларның берсе, диде Миңнеханов.

«Аның базасында электрон-парамагнитлы резонан, органик химия, үсемлекләр физиологиясе, җылылык энергетикасы өлкәләрендә дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләр оешкан һәм үсеш алган. Казан фәнни үзәге белән күренекле галимнәрнең исеме бәйле. Бүген үзәктә фән әһелләренең берничә буыны туплаган тәҗрибә һәм иң яхшы традицияләрнең лаеклы дәвамчылары булган галимнәр эшли», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзер үзәк алдында Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм проектларны, социаль-икътисади үсеш, технологик яктан кораллану, стратегик инициатива стратегияләрен тормышка ашыру буенча әһәмиятле бурычлар тора.

«Аларны гамәлгә кую өчен бар шартлар да тудырылган. Үзәкнең куәтле фәнни потенциалы һәм кадрлары бар. Әйдәп баручы университетлар, оешмалар, инвестицион венчур фондлары белән берләшү фән, мәгариф һәм җитештерүнең аерылгысыз бәйләнешен һәм киләчәк үсешен тәэмин итә», — диде ул. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100