news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда БДИның уртача баллы Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югары

Быел БДИ уртача баллы тарих, география, француз теле һәм җәмгыять белеме буенча сизелерлек арткан.

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда быел уку предметлары буенча БДИның уртача баллы элеккечә Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министры агымдагы елда дүрт фәннән БДИның уртача баллы сизелерлек артты, дип ассызыклады. Аерым алганда, Татарстанда баллар тарих буенча 58,93тән 64,09га кадәр; география буенча — 64,82дән 68,9га кадәр; француз теле буенча — 63,57дән 71,94кә кадәр һәм җәмгыять белеме буенча — 60,66дан 63,41гә кадәр арткан.

Рафис Борһанов Татарстанда рус теле (74,67), рус әдәбияты (69,89) һәм физика (60,03) буенча БДИ уртача балллары аз гына булса да артуын белдерде.

Шул ук вакытта төгәл фәннәр буенча уртача балл кимегән.

«Татарстандагы уртача балларның кимүе һәм артуы тулаем Россия буенча да күзәтелә. Үзизоляция белән бәйле, төгәл фәннәрдән имтиханнарга яныңда торган укытучыдан башка әзерләнү катлаулы икәне күренә», — дип аңлатты Рафис Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100