news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел төгәл фәннәрдән БДИның уртача баллары сизелерлек төшкән  

Татарстандагы уртача балларның кимүе һәм артуы тулаем Россия буенча да күзәтелә.

Быел төгәл фәннәрдән БДИның уртача баллары сизелерлек төшкән   
Солтан Исхаков

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Рифат Каюмов). 2020 елда профильле математика, химия, информатика, биология фәннәреннән, шулай ук инглиз һәм алман телләреннән бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллары узган ел белән чагыштырганда сизелерлек кимегән. Бу турыда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Татарстандагы уртача балларның кимүе һәм артуы тулаем Россия буенча да күзәтелә. Үзизоляция белән бәйле, төгәл фәннәрдән имтиханнарга яныңда торган укытучыдан башка әзерләнү катлаулы икәне күренә”, - дип аңлатты Рафис Борһанов.

Татарстан буенча профильле математикадан уртача балл 4,48гә кимеп, 59,5не тәшкил иткән, Россия буенча - 2 баллга кимеп, 53,9 булган.

Республика буенча химиядән уртача балл 4,59 кимеп, 59,16 тәшкил итсә, ил буенча – 1,7 баллга кимеп, 54,4 булган.

Татарстанда уртача баллар информатикадан 2,59га, биологиядән 1,87гә, инглиз теленнән 3,42гә, алман теленнән 11,36га кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot