news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда БДИны 100 баллга бирүчеләр саны 40ка арткан

205 кеше имтиханнарның берәр фәнен 100 баллга бирсә, 17 чыгарылыш укучысы икешәр фәннән 100әр балл җыйган.

Татарстанда БДИны 100 баллга бирүчеләр саны 40ка арткан
Солтан Исхаков

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елда Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда кырыкка артып, 239га җиткән. Рус теленнән, рус әдәбиятыннан, информатикадан 100 баллы нәтиҗәләр арткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

205 кеше имтиханнарның берәр фәнен 100 баллга бирсә, 17 чыгарылыш укучысы икешәр фәннән 100әр балл җыйган. 2019 елда ике фәннән 200 баллны 10 татарстанлы алган.

Ике фәннән дә йәзәр баллны Яр Чаллының 26нчы гимназиясе, Чистайның 1нче лицее һәм 3нче гимназиясе, Нурлатның 2нче мәктәбе, Казанның 89нчы мәктәбе, 131нче лицее, IT-лицее, Бөгелмәнең 6нчы мәктәбе, Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе һәм Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбе укучылары җыйган.

«Элеккечә Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләре имтиханнарда 100 балл җыючылар әзерләү буенча лидерлар. Без рәхмәтле аларга. Мәктәптә көчле педагоглар булса, укучылар имтиханнарга яхшы әзерләнә», — дип белдерде Рафис Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100