news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел математикадан БДИда минималь чикне үтә алмаучылар саны ике мәртәбә арткан

Канәгатьләндермәгән нәтиҗәне төзәтер өчен имтиханны кабаттан киләсе елда гына биреп булачак.

Быел математикадан БДИда минималь чикне үтә алмаучылар саны ике мәртәбә арткан
Солтан Исхаков

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елда профильле математикадан бердәм дәүләт имтиханында катнашучы 328 татарстанлы минималь чикне үтә алмаган. Узган ел тиешле күләмдә балларны 179 бала җыя алмыйча калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Рус теленнән имтиханны «икеле»гә тапшыручылар узган ел белән чагыштырганда алтыдан кырыкка җиткән. Шулай ук имтихан тапшыручыларның химиядән 14,96 проценты, биологиядән 9,33 проценты, җәмгыять белеменнән 7,43 проценты, информатикадан 5,85 проценты минималь чикне быел уза алмаган.

Министр сүзләренә караганда, канәгатьләндермәгән нәтиҗәне төзәтер өчен имтиханны кабаттан киләсе елда гына биреп булачак.

Имтихан вакытында телефон һәм белешмә материаллар кулланган өчен җиде баланы аудиториядән озатканнар. Шпаргалка белән тотылганнар арасында Казаннан өч, Буадан ике, Балык Бистәсе белән Яр Чаллыдан берәр бала булган. Алар да имтиханга киләсе елда гына кертеләчәк.

«Аудиторияләрдә сыйфатлы видеокамералар урнаштырылды. Укучы имтиханда ярамаган әйбер куллануын исбатлавы авыр түгел. Тикшерүчеләр БДИ тәмамланганнан соң 1нче мартка кадәр видеоязмаларны кабат күзәтәчәк. Яңа шикле гамәлләр булганы ачыкланса, югары уку йортына кергән баланың да студент кенәгәсеннән колак кагуы бар», — дип аңлатты Рафис Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100