news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

БДИ вакытында өч укучыны сәламәтлеге буенча имтихан пунктына кертмәгәннәр

Алар имтиханны резерв көннәрдә тапшырган.

БДИ вакытында өч укучыны сәламәтлеге буенча имтихан пунктына кертмәгәннәр
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда БДИ уздыру көннәрендә өч чыгарылыш сыйныф укучысын һәм 60 хезмәткәрне сәламәтлеге буенча имтихан үткәрү пунктларына кертмәгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Быел эпидемиологик вәзгыятькә бәйле имтиханнар моңарчы күрмәгән шартларда узды. Имтихан тапшыру пунктларына һәркем медицина хезмәткәрләре тикшерүе аша гына үтте. Йогышлы авыру билгесе булганнар бинага кертелмәде. Алар имтиханны резерв көннәрдә тапшырды», — дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.

Табиб бәяләмәсе буенча, имтихан вакытында 59 катнашучының хәле начараю сәбәпле, өйләренә озатылган. Әлеге чыгарылыш укучылары да имтиханнарны резерв көннәрендә тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot