news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин яшь укытучыларның кайберләре мәктәптән киткән өчен борчыла

«Яшь педагогларның 75-85 проценты мәктәптә калса да, калганнары башка төбәкләргә, башка эшкә күчәргә мөмкин», — диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин яшь укытучыларның кайберләре мәктәптән киткән өчен борчыла
Солтан Исхаков

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яшь укытучыларның мәктәпләргә кайтып, төпләнеп эшләп калу-калмау мәсьәләсе өчен борчылганын әйтте.

«Яшьләрнең мәктәпләргә килеп, анда төпләнеп калуы безне борчый әле. Ел саен мәктәпләргә меңгә якын яшь укытучы килә. Аларның 75-85 проценты калса да, калганнары башка төбәкләргә, башка эшкә күчәргә мөмкин. Безнең максатыбыз — аларны мәктәпләрдә саклау, калдыру, үстерү», — диде министр «Тәртип» радиосының иртәнге тапшыруында.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, яшь укытучылар өчен республикада остазлык мәктәбе эшли.

«Чын мәгънәсендә укытучы итеп тәрбияләү өчен, белем алып чыкканнан соң, алар өчен остазлык мәктәбе эшли. Әлеге мәктәптә тәҗрибәле, гомер юлын мәктәптә үткәргән укытучыларыбыз күп, алар яшьләрне өйрәтә. Алар психологик алымнарга, әти-әниләр белән элемтә булдырырга һәм башкаларга өйрәтеп, мәктәп калыбына кертәләр. Бу бик кирәк әйбер. Чөнки мәктәптә бер юнәлештә эш бармаса, мәктәп булмый ул», — диде министр.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда укытучы булырга укучы алты йөздән артык студент югары стипендия ала.

«Республикада 2016 елдан бирле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов проекты буенча, абитуриентларны кабул итеп, югары уку йортларында укытып чыгару проекты гамәлдә. Сессияне „дүрт“кә, „биш“кә бирүчеләр ай саен 15 мең стипендия алып укый. Мондый укучылар саны алты йөздән артып китте. Бу безнең өчен шатлыклы саннар», — диде ул.

Бүген «Тәртип» радиосының «Тәртипле иртә» тапшыруында Халыкара укытучылар көненә багышланган туры эфир булды. Анда Татарстан мәгариф һәм фән министры катнашты. Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева Илсур Һадиуллинга «Тәртип» радиосының тапшырулары тупланган «Дөнья сүзе — бер бүләк» китабын бүләк итте.

«Фән һәм мәгариф министрлыгы бу хезмәт белән танышып, Туган телләр елында, аның аудио һәм китап вариантларын мәктәпләрдә булдыру җаен тапса, балаларга да, мөгаллимнәргә дә татар телен өйрәнүдә, өйрәтүдә зур һәм файдалы, бай эчтәлекле ярдәм булыр иде, дигән идек. Теләкләребез Аллаһы Тәгаләнең „Амин“ дигән чагына туры килгәндер», — диде Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк Илсур Һадиуллин республика мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100