news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Укытучы хезмәтенең әһәмияте елдан-ел арта

Хәзерге вакытта Татарстанның белем бирү системасында 36 меңнән артык мәктәп укытучысы, балалар бакчаларында - 22,7 мең, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 6,2 мең педагог эшли.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Укытучылар балаларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә, карарлар кабул итәргә һәм җаваплылыкка өйрәтә. Өстәвенә, педагоглар һәрвакытта да заманча методикалар белән эш итә белергә һәм җәмгыятьтә барган үзгәрешләрнең асылын тирәнтен аңларга тиеш.

Мондый бурычларны үз эшен чын күңелдән яраткан кешеләр генә хәл итә ала, дип искәртте Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Укытучылар көне уңаеннан юллаган котлау телеграммасында.

Хәзерге вакытта Татарстанның белем бирү системасында 36 меңнән артык мәктәп укытучысы, балалар бакчаларында - 22,7 мең, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 6,2 мең педагог эшли.

«Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән тәбрик итәм! Эшегез һәрвакытта да шатлык һәм канәгатьлек хисе китерсен! Укытучылар көне — бөтен халык бәйрәме: укучылар үзләренең яраткан остазларын котлый, зур тормыш юлына аяк басучылар мәктәп елларын искә ала», - диелә телеграммада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100