news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин: Әти-әниләр укытучыны хөрмәт итәргә тиеш

«Саклагыз, яратыгыз, хөрмәт итегез укытучыны!» — дип кычкырып әйтәсем килә», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин: Әти-әниләр укытучыны хөрмәт итәргә тиеш
"Татар-информ" архивы

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ата-аналар тарафыннан укытучыга карата яхшы мөнәсәбәт, ихтирам булырга тиешлеген искәртте.

«Укытучы баланың күңел халәтен белергә, аны әти-әнигә җиткерергә, бергә дус итеп эшләргә тиеш, дибез. „Тиеш“ дигән әйберләр күп ул. Әмма әти-әниләр ягыннан да укытучыга карата яхшы мөнәсәбәт, ихтирам, игътибар, хөрмәт булырга тиеш», — диде министр «Тәртип» радиосының Халыкара укытучылар көненә багышланган иртәнге тапшыруында.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, мөгаллимгә карата ихтирам һәм хөрмәт булганда гына, укытучының дәрәҗәсен күтәрергә була.

«Шулар булганда гына, без укытучының җәмгыятьтәге урынын, дәрәҗәсен, ролен күтәрә алабыз. Бу безнең иң зур уңышларыбызның берсе булыр иде. Максатыбыз шул бүгенге көндә. Шуңа күрә „Саклагыз, яратыгыз, хөрмәт итегез укытучыны!“ — дип кычкырып әйтәсем килә», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин шулай ук яшь укытучыларның бер өлеше мәктәпләрдән китүе борчыганын әйтте


news_right_1
news_right_2
news_bot