Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәгариф һәм фән министрының ике урынбасары билгеләнде
Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белән Рәмис Мөҗипов җитәкчелек итәчәк.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда республика мәгариф һәм фән министрының ике урынбасары билгеләнгән. Алар — Рәмис Мөҗипов һәм Миңзәлия Закирова. Бу турыда республика министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасарлары 2 ноябрьдә республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле күрсәтмәләр белән билгеләнгән», — диделәр ведомствода.
Министр урынбасары -Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов элек шул департаментның җитәкчесе урынбасары вазифасын биләгән.
Миңзәлия Закирова 2011 елның сентябреннән Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе булды.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән республиканың яңа мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде. Ул бу вазифада Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә күчкән Рафис Борһановны алыштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз